Каталог товаров
Артикул: rannur7
Характеристики:
Страна
Россия
Язык
Арабский
Русский
Обложка
Твердый переплет
Характеристики:
Страна
Россия
Язык
Арабский
Русский
Обложка
Твердый переплет
Описание товара
«Раннур» нәшриятында Аллаһы Тәгаләнең китабы — Коръән-Кәрим һәм аның мәгънәләренең татарча аңлатмалары дөнья күрде. Олуг Китапны кулга алу бер рәхәтлек бирә — сафланып киткәндәй буласың. Коръән-Кәрим 1152 биттән тора, яхшы сыйфатлы ак кәгазьдә басылган. Уңайлык өчен китапның уң ягында Коръәннең гарәпчә язылышы бирелсә, сул ягында — бите-биткә, сүзе-сүзгә татарчага тәрҗемәсе тәкъдим ителә. Шулай ук китапта Коръән әлифбасы хәрефләренең башта, уртада һәм ахырда язылышлары да тәкъдим ителә. Коръән аятьләренең мәгънәләренә татарча аңлатмалар бирүче Фәрид хәзрәт Хәйдәр Сәлман тәрҗемә өлкәсендә күп көч куйган, зур эш башкарган, үзенең кереш сүзендә ул болай дип яза: «Бу эшне Аллаһы Тәгаләнең ризалыгына ирешмәк өчен, Раббыбызның сүзен мөселманнар арасында, татар халкының угыл-кызлары арасында нәшер итәр өчен башкардык. Аллаһы Раббыбыз кабул итсен!.. Алдыгызда ята торган китапны исә беренче мәртәбә Аллаһы Тәгаләнең Изге Китабының мәгънәләрен татар телендә сүзгә-сүз аңлату тәҗрибәсе дип исәпләргә кирәк...»
Похожие товары (8)
Товар добавлен в корзину
Итого:
Купить в один клик
Заполните данные для заказа
Запросить стоимость товара
Заполните данные для запроса цены
Запросить цену Запросить цену